«Татарстан командасы өчен идарә лидерлары»белем бирү модульле программасы

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

2023 елның 26 апрелендә Казан (Идел буе) федераль университетында «Төбәк белән нәтиҗәле идарә итү» программасының беренче модулен гамәлгә ашыру кысаларында проект төркемнәре белән эксперт сессияләре узды.

Сессияләрдә катнашучыларның тәкъдим ителгән проектлар буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

“Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУдан сессия эшендә спикер сыйфатында директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International