«2023 елның I кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм финанс системасы органнарының 2023 елга бурычлары турында»Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов рәислегендә «2023 елның I кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга финанс системасы органнарының бурычлары турында» Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды.

Республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Киңәшмәнең көн тәртибендә республика салым органнарының 2023 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин хәбәр итте.

2023 елның I кварталында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2023 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин хәбәр итте.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2023 елның I кварталындагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Р. Х. Нуриәхмәтов хәбәр итте.

Йомгаклау чыгышында Р. Н.Миңнеханов Татарстан җитештерүчеләренә хәзерге шартларда ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләде һәм тармак министрлыкларына бюджетка түләүләр белән проблемалары булган предприятиеләр белән даими рәвештә баланс комиссияләре үткәрергә, бизнес проблемаларын өйрәнергә һәм аңа ярдәм итү чараларыннан максималь файдаланырга кушты.

Коллегия эшендә «ТР ЦЭСИ» ДБУдан директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International