2022/2023 елгы җылыту чоры йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2022/2023 елгы ягулык чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эш йомгаклары һәм 2023/2024 елгы ягулык чорына әзерлек буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Муниципаль берәмлекләр башлыклары, Башкарма комитет җитәкчеләре, республиканың торак-коммуналь комплексы предприятиеләре, оешмалары вәкилләре видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.

Утырыш барышында докладлар белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Айзатуллин М. М., экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе җитәкчесе Мөбарәкшин А. Ф., «Татэнерго» АҖ генераль директоры Хаҗиев Р.М., «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Фәрдиев И. Х. чыгыш ясадылар.

Питрәч муниципаль районы башлыгы И. М. Кашапов җылыту чоры нәтиҗәләре һәм чираттагы җылыту чорына әзерлек планнары турында сөйләде.

Татарстан Рәисенең чыгышында, тулаем алганда, республиканың торак-коммуналь комплексы системасы ышанычлы эшли, һәм киләсе җылыту сезоны республикада тотрыклы узсын өчен бар көчне кую мөһим, дип билгеләп үтте.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International