2023 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында ремонт-реставрация эшләрен үткәрү һәм Л. Н. Толстой музее эшчәнлеген яңарту мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибе белән билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.