2024 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.
Көн тәртибенә барлыгы 34 мәсьәлә чыгарылган.
Утырышта 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Шулай ук 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Моннан тыш, утырышта гражданнарның сәламәтлеге торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. М. Миңнуллин чыгыш ясады.
Шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.
2023 елның 19 декабрендә «Корстон» КСККда «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XIX съезды узды.
Съезд эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнаштылар.
Ассоциациянең 2024 елдагы эше һәм 2025 елга бурычлары турындагы хисап доклады белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Гобәйдуллин Э.С. чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов чыгышында агымдагы елдагы уртак эшкә йомгак ясады һәм алдагы елга бурычлар билгеләде.
Ассоциациянең эш нәтиҗәләре буенча төгәлләнүче елда съездда килеп туган сәяси-икътисадый вәзгыятьне исәпкә алып, дәүләт хакимияте органнары һәм республика җирле үзидарә органнары тарафыннан бергәләп хәл итү өчен, шулай ук алда торган Татарстан Республикасы рәисен һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советлары депутатларын сайлауларда өстенлекле бурычлар билгеләнде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан съезд эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.