Татарстан Республикасының бүлеп бирелгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эш төркеме киңәшмәсе

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 27 июлендә «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар тыңланды һәм тикшерелде:

Төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше милли рейтингы күрсәткечләрен исәпләү методикасын һәм Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры В.Н.Фальков адресына Россия Федерациясе субъектларының фәнни-технологик үсеше милли рейтингы күрсәткечләрен исәпләү методикасына тиешле үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җибәрү турында.

Федераль исәпләү методикасы үзгәрүгә бәйле рәвештә «мәгариф дәрәҗәсе» федераль күрсәткеченең муниципаль дәрәҗәсенә декомпозиция буенча үткәрелгән эш турында.

 Киңәшмә эшендә макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, макроикътисади анализ бүлегенең баш белгече С. И. Мөбинова һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Э. Ф. Зиннурова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International