Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның кырык җиденче утырышы

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның кырык җиденче утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин үткәрде.

Көн тәртибенә 31 сорау кертелгән. Аерым алганда, беренче укылышка республиканың Бюджет, Сайлау һәм Гаилә кодексларына, ТР муниципаль хезмәте турында кодекска, Татарстан Республикасының аерым закон актларына, шулай ук транспорт салымы, җирле референдум, җирле үзидарә, инновацион эшчәнлек, сәнәгать сәясәте, гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнде.

Шулай ук парламентарийлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына гомуми кулланышта булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алуга, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын кабул иттеләр. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән ТР Мәгариф һәм фән министры И. Г. Һадиуллин чыгыш ясады.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International