2023 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның 2024 елга республика Дәүләт Советына Юлламасында язылган икътисад өлешендә йөкләмәләрен гамәлгә ашыру эшен оештыру турында.
Агымдагы елның 8 аенда республика маркетинг үзәге ресурсларындагы эш нәтиҗәләре турында.
Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә мәшгульләр санын арттыру буенча чаралар турында.
Утырыш эшендә директор урынбасары Гарипов А. Ш., региональ сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Пугачева Е. А. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.