Kazan Digital Week-2023 форумын ачу

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 20 сентябрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр комплексында Kazan Digital Week-2023 форумы старт алды.

Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры М.И. Шадаев, РФ транспорт министры урынбасары Д. В. Баканов, һөнәрләрен һәм күнекмәләрен үстерү агентлыгы генераль директоры Уразов Р. Н., чакырылганнар катнаштылар.

Kazan Digital Week төп максаты фәнни - техник мәгълүмат алмашуда, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауда, шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә ярдәм итү. Форумның тематик юнәлешләре: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында һәм мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы, финтех экосистемасы.

Форум илебез компанияләренә һәм стартапларына үз эшләнмәләрен күрсәтергә һәм потенциаль партнерларның, инвесторларның һәм заказчыларның игътибарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Форум кысаларында күргәзмә комплексында шулай ук Kazan Digital Week-2023 тармак күргәзмәсе җәелдерелде, анда 10 тематик юнәлеш буенча 138 стендта 216 компаниядән югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһазлар үрнәкләре тәкъдим ителде.

Чарада директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International