Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.

Утырыш кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны турында.

2023 елда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләре тарафыннан «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсында катнашуга гаризалар бирү турында.

Муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне һәм экспертизаны мәҗбүри үткәрү турында.

Утырыш эшендә региональ сәясәт бүлеге башлыгы Л. И. Мулукова һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Э. Ф. Зиннурова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International