Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы дәвам итте.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышта беренче укылышта 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты кабул ителде.

Традиция буенча, беренче укылыш режимында сессиядә Татарстанның чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисади үсешен фаразлау фикер алышу предметы булды. Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры М. Р. Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты параметрлары турында депутатларга финанс министры Р.Р. Гайзатуллин хәбәр итте.

Утырышта, шулай ук, көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International