Төбәк мәгълүматлар «көзгесен» булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары О.В. Пелевин видеоконференцэлемтә режимында республика башкарма хакимият органнары һәм учреждениеләре тарафыннан турыдан-туры федераль системаларга җиткерелә торган төбәк мәгълүматлар «көзгесен» булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУ һ. б. җитәкчеләре катнашты.

Утырыш кысаларында әлеге проектны булдыруның һәм гамәлгә ашыруның оештыру аспектлары, координацияләү органын формалаштыруның максатка ярашлылыгын билгеләү турында фикер алыштылар.

«ТР ИСТҮ» ДБУ директоры А.Н.Кудрявцева күрсәтелгән мәгълүматларын «көзге»сен булдыруның кирәклеге һәм максатка ярашлылыгы турында тәкъдим белән чыгыш ясады, шулай ук күрсәтелгән проектны гамәлгә ашыру буенча конкрет тәкъдимнәр бирде. Киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International