Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы

2023 елның 17 ноябре, җомга

2023 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы узды.

Координацион совет эшендә Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча РФ Социаль фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы, республика башкарма хакимият органнары, шулай ук профсоюзлар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларның повестка белән билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә социология бүлегенең баш белгече В. С. Галочкина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International