Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

2023 елның 18 декабрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы, узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин үткәрде.

Утырышта беренче укылышта 2023 елга һәм 2024 -2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү, 2023 елга һәм 2024 - 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары кабул ителде. Җәмәгать түрәләре сайланды, 2023 елда Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча Татарстан парламенты эшенә йомгак ясалды, 2024 елга Дәүләт Советының РФ субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы расланды.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2023 елда республика парламенты эшенә йомгак ясады.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International