Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

2023 елның 12 гыйнварында «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар»Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Министрлык коллегиясе утырышында статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнаштылар.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова ведомствоның 2023 елдагы эш йомгаклары, Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, фәкыйрьлеккә каршы көрәш, «Демография»милли проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Шулай ук производство травматизмы, коррупциягә каршы тору һ. б. мәсьәләләр яктыртылды.

Коллегия эшендә директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International