Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

2024 елның 19 гыйнварында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. катнашында уртак утырышы узды.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин чыгыш ясады, анда ул утырышта катнашучыларга 2023 елда Министрлык хезмәткәрләре үткәргән нормалар төзү эшчәнлеге, түләүсез юридик ярдәм, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек турында хәбәр итте, шулай ук Министрлыкның 2024 елга төп бурычларын билгеләде.

Коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International