«ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы семинар утырышы

2024 елның 12 апреле, җомга

2024 елның 12 апрелендә директор А.Н. Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Г.Р. Шәйхетдинованың «Республика товар җитештерүчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы» темасына чыгышы тыңланды һәм фикер алышынды.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион киңәшмәсе әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International