Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 6 июнендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле дүртенче утырышы узды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 41 сорау куелды.

Беренче укылышта һәм тулаем алганда, 2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде, аны Татарстан Республикасы финанс министры Р. Р. Гайзатуллин тәкъдим итте.

Шулай ук беренче укылышта һәм тулаем алганда 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде. Закон проектын ТММИ директоры А. М. Мифтахова тәкъдим итте.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә каралды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International