Медицина оешмалары җитәкчеләренең хезмәт хакы мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 25 июне, сишәмбе

2024 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Г. Ю.Герасимова рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «ТР ИСТҮ» ДБУ вәкилләре катнашында медицина оешмалары җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Республика башкарма хакимият органнары карамагындагы медицина оешмалары һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы аерым типтагы булмаган учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын түләү шартлары турында» 25.04.2012 ел, № 323 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү максатыннан медицина оешмалары җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру буенча тәкъдимнәр тыңланды һәм тикшерелде.

Киңәшмә эшендә социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International