Медицина оешмалары җитәкчеләренең хезмәтенә түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 23 июле, сишәмбе

2024 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Г. Ю.Герасимова рәислегендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда медицина оешмалары җитәкчеләренә хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә «Республика башкарма хакимият органнары карамагындагы медицина оешмалары һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы аерым типка карамаган учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.04.2012 № 323 карарына үзгәрешләр кертү максатыннан медицина оешмалары җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр тыңланды һәм фикер алышынды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International