Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 8 августында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары белән эшләү буенча интеграцияләнгән система булдыру концепциясен эшләү буенча тәкъдимнәр тыңланды һәм фикер алышынды (җаваплылык үзәген билгеләү, йөкләнә торган бурычлар, функцияләр һәм вәкаләтләр).

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисадый анализ бүлегенең баш белгече Айметова С. И. һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Шәйхетдинова Г. Р. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International