Татарстан Республикасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

2024 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның сынау проекты кысаларында Татарстан Республикасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү үзәген төзү вариантлары турындагы мәгълүмат белән «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А.Н. Кудрявцева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International