2024 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында 2024 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары турында балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.