2024 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф.Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советы утырышы узды.
Утырышта катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.