Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2024 елның 1 ноябре, җомга

2024 елның 31 октябрендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча докладлар һәм хәбәрләр тыңланды һәм фикер алышынды.

Киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Гарипов А. Ш., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаутдинова Е.В. макроикътисадый анализ бүлеге баш белгече Айметова С. И., икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгечләре Шәйхетдинова Г. Р. һәм Зиннурова Э. Ф. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International