Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе эш төркеме утырышы

2024 елның 22 ноябре, җомга

2024 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф. Вәлиуллов рәислегендә Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында 2025-2027 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика килешүе проекты турындагы мәсьәлә буенча социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы булды.

Утырышта катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм тикшерелде.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары А. Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International