2024 елның 25 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендә 2025-2029 елларга республиканың нефть, газ, химия комплексын үстерүнең алтынчы программасы проектын тикшерү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышы узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Яруллин Р.С. республиканың нефть, газ, химия комплексын киләсе биш елга үстерү бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Эре нефть, газ, химия компанияләре җитәкчеләре җитештерү куәтләрен үстерү һәм үз инвестиция программаларын гамәлгә ашыру планнарын тәкъдим иттеләр. Программаны фәнни яктан озата бару турында Республика Фәннәр академиясе президенты Р.Н. Миңнеханов хәбәр итте.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.