Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышның бишенче утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын һәм «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта карау һәм тулаем кабул итү булды.

Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм тикшерелде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International