«Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» АККО Иҗтимагый киңәшмәсенең XIX утырышы.

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

«ТИСБИ" Идарә университеты базасында «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» АККО Иҗтимагый киңәшмәсенең XIX утырышы узды. Анда республика эшмәкәрләренең 2 мөрәҗәгате каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Башлыгы (рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ф.С. Габделганиев, җинаять юнәлеше буенча БКК ИПҮ Иҗтимагый советы рәистәше Г.И. Сергеева, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары И. А. Гомзик, БКК ИПҮ Иҗтимагый советы әгъзалары, бизнес-ассоциацияләр җитәкчеләре, шулай ук юристлар һәм адвокатлар катнашты.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International