2024 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Гафаров Ш.Х рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды. Анда түбәндәге темалар буенча: дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү системасы турында, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды турында, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының территориаль органнары турында һәм дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы хезмәткәрләрен матди кызыксындыру турында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н. Кудрявцева докладлары тыңланды.
Өстәмә доклад белән Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин чыгыш ясады.