2024 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов рәислегендә 2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Финанс министры А.Г. Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Р. Е. Артюхин һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары В. В. Бациев катнаштылар.
Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Киңәшмәнең көн тәртибе кысаларында 2024 елда республика салым органнары эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М. А. Сафиуллин сөйләде.
2024 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенең якынча йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнары бурычлары турында Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин сөйләде.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2024 елгы эш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нуриәхмәтов Р.Х.сөйләде.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.