2024 елның 20 декабрендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ НКС каршында директор А.Н.Кудрявцева рәислегендә даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында түбәндәге темалар тыңланды һәм фикер алышынды:
1. Корпоратив һәм дәүләт идарәсендә комплекслы стратегик аудит уздыру Методикасын эшләү турында.
Докладчылар: Каһиров Ф. Ф., Гәрәев А. И., Назаров Р. А.
2. Татарстан Республикасы социаль инфраструктурасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләү методикасын эшләү турында.
Докладчы: Гузенфельд А. Р.
3. Заманча шартларда (шул исәптән мәгълүмати җәмгыятькә күчкәндә) йорт хуҗалыкларын куллану структурасының үзгәрүен комплекслы бәяләү методикасын эшләү турында.
Докладчы: Степанова Ф.Н.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең фәнни-координацион советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.