2024 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.
Көн тәртибенә барлыгы 34 мәсьәлә чыгарылган.
Утырышта 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Шулай ук 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Моннан тыш, утырышта гражданнарның сәламәтлеге торышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. М. Миңнуллин чыгыш ясады.
Шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.