Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2024 елның 27 декабре, җомга

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында республика башкарма хакимият органнарының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 4 февралендәге 68 номерлы Указы белән билгеләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешүләре турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары О. В. Пелевин чыгыш ясады.

2024 елда Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркем киңәшмәләре беркетмәләренең үтәлеше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мобилизацион әзерлек һәм махсус программалар идарәсе башлыгы Р. Г. Ахунов сөйләде.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International