Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2025 елның 16 гыйнварында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры А. Н.Кудрявцева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтеп җибәрү буенча эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм фикер алышынды:

«Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2024 елның 28 ноябрендәге 1014 номерлы Указы белән расланган югары вазыйфаи затлар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча республика башкарма хакимият органнарының тыңлауларын үткәрү срокларын билгеләү хакында ;

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне цифрлы үстерү министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларына аудит нәтиҗәләре, шулай ук аларның кирәклеген һәм актуальлеген билгеләү турында.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгечләре Г. Р. Шәйхетдинова һәм Э. Ф. Зиннурова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International