2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева катнашында «2024 елда Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Хисап доклады белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Э. Ф. Әхмәтова чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.