2025 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында «Татарстан Республикасының инвестицион климатын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Анда түбәндәге темалар буенча докладлар тыңланды һәм фикер алышынды:
Татарстан Республикасының инвестицион климат торышының Милли рейтингындагы нәтиҗәләре һәм рейтинг күрсәткечләрен яхшырту буенча резервлар турында (докладчы – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов);
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру; җылылык белән тәэмин итү; төзелешкә рөхсәтләр бирү; объектларны файдалануга тапшыру процедураларының нәтиҗәлелеге турында (докладчы – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Айзатуллин М.М.);
Торглар үткәреп, җир кишәрлекләрен арендага алу процедураларының нәтиҗәлелеге турында (докладчы – Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры А.Р. Кадыйров);
Электр белән тәэмин итүгә тоташтыру процедураларының нәтиҗәлелеге турында (докладчы – «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Фәрдиев И.Ш.);
Газүткәргечкә тоташтыру процедураларының нәтиҗәлелеге турында (докладчы - «Газпромтрансзаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Усманов Р.Р.);
Татарстан Республикасында «үтәли инвестиция агымы» проектын гамәлгә ашыру һәм 2025 елга бурычлар турында (докладчы – «Росатом» дәүләт корпорациясе проекты җитәкчесе Дубровская Н.Ю.).
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.