2025 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р.Фазлыева рәислегендә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында Татарстан Республикасының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында туклану бәясен индексацияләү мәсьәләсен карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның көн тәртибендә билгеләнгән тема буенча хәбәрләре тыңланды һәм фикер алышынды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.