Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча киңәшмә

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2025 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллин Р.К. катнашында «Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерүгә, әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең йомгаклау киңәшмәсе булды.

Хисап доклады белән Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Ж. Ю. Әхмәтханов чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International