2025 елның 31 гыйнварында директор А.Н. Кудрявцева рәислегендә «ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ ФКК каршында даими эшләүче киңәшмәсенең чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ эшчәнлегендә ясалма интеллектны кулланырга өйрәтү буенча практик семинар үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы буенча ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Җамалиев Б. Д. һәм ТР ЦЦТ ДКУ директоры урынбасары Исмәгыйлев Б. И. чыгышлары тыңланды һәм фикер алышынды.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ДБУнең Фәнни-координацион киңәшмәсе әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.