2025 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов катнашында «Татарстан Республикасында 10 ел эчендә МФЦ системасын үстерү: казанышлар һәм перспективалар» темасына «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең йомгаклау киңәшмәсе булды.
Хисап доклады белән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Л. А. Мозаффарова чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.