2026 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Р. К. Әхмәтшин катнашында «2025 елда архив хезмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга үсеш перспективалары» коллегиясе утырышы булды.
Хисап доклады белән дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Г.З. чыгыш ясады.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.