Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2026 елның 10 февралендә Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Ф.Х., Татарстан Премьер-министры А.В. Песошин, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары С. О. Сорокин, министрлыклар һәм ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары администрацияләре башлыклары катнашты.

Утырышта катнашучыларны шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры М. Н. Решетников сәламләде.

«2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш бурычлары турында» төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов М.Р. чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары Гарипов А.Ш. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International