«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

2026 елның 12 февралендә «Казан Экспо» да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар»темасына йомгаклау коллегиясе утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р. В. Некрасов, министрлыклар һәм ведомстволар, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республиканың шәһәр округлары һәм муниципаль районнары администрацияләре башлыклары катнашты.

«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында» төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җәббаров чыгыш ясады.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан коллегия эшендә директор урынбасары А. Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International