Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы

2026 елның 19 мае, сишәмбе

2026 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча ведомствоара комиссиянең һәм «Сәләт» Халыкара яшьләр форумының өч сменасын үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы булды.

Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева рәислегендә узды. Утырышта министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре вәкилләре, балаларны савыктыру оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында.

Татарстан Республикасы балаларны савыктыру оешмаларында балаларның санитар-эпидемиологик иминлеге турында, балаларны савыктыру лагерьларының 2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясенә әзерлеген тәэмин итү бурычлары турында.

2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә эшләүче балаларны савыктыру оешмаларының комплекслы иминлеген тәэмин итү турында.

2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында балаларны савыктыру лагерьларының сакланышын тәэмин итү турында.

2026 елда профильле сменаларны гамәлгә ашыру һәм «Сәләт» халыкара мәгариф форумының сменаларына әзерлек турында.

Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлегенең әйдәп баручы белгече Степанова Ф.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International