2026 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2026 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды.
Барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Р.н. Миңнеханов уздырды.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Сафиуллин М.Ә. үз чыгышында билгеләп үткәнчә, I кварталда салым керемнәре 335 млрд сум тәшкил иткән, 2025 елның гыйнвар-мартына 15% ка диярлек кимегән.
Татарстан Республикасы Финанс министры М.Д. Фәйзрахманов үзенең докладында 2026 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 135,4 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр керүен хәбәр итте, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 115 млрд сум, җирле бюджетларга 20,4 млрд сум. кергән.
Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Нуриәхмәтов Р.Х. хәбәр иткәнчә, 2026 елның I кварталында барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен башкарганда Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 208 млрд сум яисә узган елга карата 99% күчергәннәр.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.