2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында җылылык 2017/2018 ел периодында ягулык-энергетика оешмаларының һәм торак-коммуналь комплексларының эш йомгаклары һәм 2018/2019 ел периодына ягулыкка әзерлек буенча бурычлар каралды.
Утырышта ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 1 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында үткәрелә видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәләрне оештыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Анда Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсен үстерү темасы буенча чыгышлар эчтәлеге һәм структурасы турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фондын төзүен оештыру турында киңәшмә узды. Анда төзелүче дәүләт бюджет учреждениесе карамагын, учреждение җитәкчесе кандидатурасын, учреждение вәкаләтләрен һәм функциональ бурычларын билгеләү, җирләрне күчерү процедурасын җиңеләйтү һәм башка сораулар каралды.
Кинәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында үткәрелә видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәләрне оештыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Анда Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсен үстерү темасы буенча чыгышлар эчтәлеге һәм структурасы турында фикер алыштылар.
Утырыш эшендә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 27 июлендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, белем бирү өлкәсе, медицина даирәләре, транспорт, мәдәният һәм сәнгать өлкәләренең, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының 43 вәкиле булды.
«Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» ордены медале белән «ТР ИСТҮ» ДБУ директор урынбасары Гайзатуллина Чулпан Ниязовна.бүләкләнде.
2018 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Ситуацион үзәге мәсьәләләре буенча киңәшмә кысаларында «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексының роле һәм урыны, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Ситуацион үзәкләре эшләрен проектлаштыру һәм шулай ук Татарстан Республикасы мәгълүматлары пространствосы фонды төзү буенча тәкъдимнәр каралды һәм фикер алышынды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 26 июлендә Казан Кремлендә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының «Татарстан коррупциясез» тапшыруы кысаларында Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә багышланган аңлату чыгарылышын әзерләү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы С.А.Коршунов катнашты.
2018 елның 19 июлендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ндә Ситуацион үзәгенең эшчәнлеге буенча белем бирү семинары оештырылды. Бүленелгән Ситуацион үзәгенең концепциясе белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.
«Татарстан Республикасы бүленелгән ситуацион үзәген оештыру мәсьәләләре. Татарстан Республикасы бүленелгән ситуацион үзәге системасында җирле үзидарә органнарының роле» презентациясе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Ситуацион үзәкнең эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең идарә башлыгы урынбасары Алексеев В. Г. чыгыш ясады.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең» макроикътисади анализ бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова «Туризм буенча күрсәтелгән хезмәтләр аша бюджетка килгән кертүләрне бәяләү» мәгълүмати-аналитик моделенең мөмкинлекләре турында сөйләде.
Социология бүлегенең башлыгы Л.Ф.Казанцева «Социаль-мәдәни өлкәсендә бюджет чыгымнарының хезмәт хакы һәм эшләүчеләр саны күләменең йогынтысын бәяләү» презентациясен тәкъдим итте.
Социаль программалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова
«Татарстан Республикасы социомәдәни өлкәсендәге оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын бәяләү» моделен күрсәтте.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» белгечләре белән үзара хезмәттәшлек турында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина мәгълүмати юнәлешле чыгыш ясады.
2018 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының беренче яртыеллыгында берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында сүз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.
2018 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Л. Р. Фазлеева катнашында киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларына тапшырыла торган азык-төлек продукциясе сыйфатын тәэмин итү сораулары каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор А.Н.Кудрявцева катнашты.