ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагыутырышы узды.
Идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлегенең мөдире С.А. Коршунов региональ дәрәҗәдә белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның профессиональ белемнәрен бәяләү системасын үстерү өчен тәкъдимнәрне әзерләү турында сойләде.
Россиядә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару, мәгрифәт, дәүләт идарә итү һ.б. өлкәләрендә булган соңгы яңалыкларны региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов китерде.
Икътисад яңалыкларын социаль программалаштыру бүлегенең белгече Р.А.Хасанов хәбәр итте.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Республика Хакимияте белән Килешү төзегәндә җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге эффективлыгын бәяләү күрсәткечләре каралды.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

20
март, 2015 ел
җомга

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап каралды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.

2014 ел нәтиҗәләренә күчкәнче, Илдар Халиков икътисади хәл турында кыскача сөйләде. “Быел республиканың социаль-икътисади үсешендә тискәре тенденцияләр күзәтелә”, - дип билгеләде ул. 2015 елның гыйнварында Татарстанның тулай төбәк продукты 0,1% ка кимегән. Гыйнвар-февральдә республикада сәнәгать җитештерүе индексы 99,3% тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 1,4 % ка арткан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 15% ка кимегән.


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының чиратагыутырышы узды.
Социология бүлегенең мөдире Л.Ф. Казанцева 2014 нче елда Үзәк белгечләре белән уздырылган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштырды.

13
март, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында «Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү» мәгълүмати-аналитик системаны кертү, Татарстан Республикасының агымдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2015 елда салым түләүләре керүе хакында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Икътисадый совет эшендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнары һәм шәһәр округлары, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов McKinsey компаниясенең экспертлы юнәлеш җитәкчесе Эндрю Грант белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калуга ярдәм итә торган барлык кабул ителгән программ документлар Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга, милләтара һәм конфессиональара татулыкны тәэмин итүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлгән. Бүген бу хакта Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты департаменты җитәкчесе Александр Терентьев хәбәр итте.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары "2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллардагы планлы чорга ТР бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында ТР Хисап палатасының, бушлай мәктәпкәчә белем алуга хокукны гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2012-2013 нче елларда һәм 2014 нче елның I яртыеллыгында ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләүгә бүленеп бирелгән ТР бюджеты финанс чараларының сарыф ителешен тикшерү нәтиҗәләре турында хисабы тәкъдим ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев алып барган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International