ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасының юстиция Министрлыгында “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына дәүләт хокукларын бирү турындагы Татарстан Республикасының Законына үзгәрешләр кертү” сораулары буенча җыелыш булып узды.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 05.04.2013 Федераль законының №44-ФЗ “Дәүләт һәм муниципаль мохтаҗлыкларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, уңайлыклар сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” аерым механизмларын апробацияләү буенча пилот проектын реальләштерү мәсьәләсе турында җыелыш узды


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Үзәк хезмәткәрләре белән булып узган оператив җыелышында ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева специалистларга квалификацияне күтәрү турында   таныклык тапшырды. Әлеге курс “Икътисад, сәүдә сәясәте һәм ботендөнья сәүдә организациясенең хокуклары” дип исемләнгән программа буенча укытылды


13
август, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш Программасына 2014-2015 елларда яңа әмәлләр кертү буенча Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында җыелыш булып узды


9
август, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволарның эшчәнлеген бәяләү индикаторларының Рәсәй Президентының Указларына яраклашуы буенча җыелыш булып узды


2
август, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2013 елның беренче яртысында торак йорт һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү региональ стандартларын мониторинглау нәтиҗәләре буенча җыелыш узды.

1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Республика ведомствоара комиссия председателе Р.Ф. Моратов җитәкчелегендә Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтыруы белән видеоконференция режимында үтте.

25
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елга дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрен финанслау нормативларын раслаучы норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертү һәм 2014 елга тиешле финанслау нормативларын оештыру мәсьәләләре каралды.

24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Татарстан – кунакчыл регион» кунакчыллык индустриясен, сәүдәгәрлек, сервис һәм уңайлыклар үстерү программасын тирәнтен тикшерү буенча эш группасы утырышы узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2014 елга кадәр Татарстан Республикасында иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый уңайлыклар тәэмин ителү социаль гарантияләре дәрәҗәсен урнаштыру турында” 26.01.2009 42 нче карары проектына үзгәрешләр кертү буенча җыелыш үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International