Агымдагы елның 10 февралендә Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында «2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Ф.С. Абделганиевның «2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар. Икътисад үсешенең куркынычлары һәм резервлары: милли проектлар, эш белән тәэмин итү, электрон сәүдә» темалы чыгышы тыңланды.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, үз чыгышында районнарда, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен махсус инфраструктура булдыруга һәм аның нәтиҗәле эшләвенә игътибар итте.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.
Агымдагы елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында Россия фәне көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы җыелыш узды.
Тантаналы җыелышны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәлахов ачты, ул «XXI гасырда фән» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Җыелганнарны ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин,
ТР Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, КФУ ректоры И. Р. Гафуров һәм «РФА КазНЦ» ФИЦ директоры РФА академигы О.Г.Синяшин котладылар.
Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.
Агымдагы елның 6 февралендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең уку сыйныфында Дагыстан Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге белгечләре белән Дагыстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашуы узды. Киңәшмәне ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. үткәрде.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең профильле бүлекләре җитәкчеләре (ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., социаль программалаштыру бүлеге башлыгы
Грызунова Е.С., социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф., тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К.П., инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлеге башлыгы Галиева Э.Р.) хәбәрләр белән чыгыш ясадылар. Дәүләт һәм муниципаль идарә итү системасы өлкәсендәге юнәлешләрнең киң спектры буенча «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең эшләнмәләрен күрсәттеләр.
Агымдагы елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2019 елда мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Президентының мәҗбүри хисапын әзерләү буенча киңәшмә–семинар узды. Анда җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә эшендә катнашты һәм «www.bus.gov.ru рәсми сайтларда НОК буенча мәгълүмат урнаштыру мониторингы турында "гы доклад белән ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең» нең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Л. А. Җиһаншина чыгыш ясады.
Агымдагы елның 31 гыйнварында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Министрлыкның 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дип аталган йомгаклау коллегиясе булды.
«Әгәр барлык илкүләм проектларны һәм Президентның Федераль Җыенга Юлламасын алсак, министрлыклар эшенең иң катлаулы өлеше объектлар төзү белән бәйле. Шуңа күрә төзелеш министрлыгы-барлык бурычларны тормышка ашыруда үзәк ведомство», - диде Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов үз чыгышында.
Коллегия эшендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Максим Егоров катнашты һәм чыгыш ясады.
Шулай ук утырышта катнашучыларның төзелеш тармагы эше мәсьәләләре буенча башка чыгышлары да тыңланды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
Агымдагы елның 30 гыйнварында А. С.Попов исемендәге технопаркта, Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең «Мәдәният министрлыгының 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» киңәйтелгән утырышы узды.
«2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова чыгыш ясады.
РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, үз чиратында, Татарстан бүген мәдәният өлкәсендә юнәлешләр һәм тармак күрсәткечләре буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авыл җирлегендә кадрларны беркетү-тармак өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.
Шулай ук утырышта катнашучыларның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эше мәсьәләләре буенча башка чыгышлары да тыңланды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
2020 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышы узды.
Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышлары беркетмәләрен тыңладылар һәм үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина
һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.
Агымдагы елның 30 гыйнварында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методик үзәгендә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «2019 елда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм 2020 елга планнар турында» утырышы узды.
«2019 елда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм 2020 елга планнар турында»гы нотык белән Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе О.А. Редько чыгыш ясады.
Шулай ук утырышта катнашучыларның Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты эше мәсьәләләре буенча башка чыгышлары да тыңланды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең эшләр идарәчесе Р. Ф. Абзалов катнашты.
2020 елның 29 гыйнварында «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә (Казан) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык коллегиясенең «2019 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» дигән темага киңәйтелгән утырышы узды.
«2019 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» гы нотык белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры
Д.И. Фәттахов чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының эше мәсьәләләре буенча утырышта катнашучыларның башка чыгышлары да тыңланды.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.
Агымдагы елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының «2019 елда Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева катнашында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетының йомгаклау коллегиясе булды.
Коллегиядә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущинның доклады тыңланды, ул комитетның 2019 елдагы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга өстенлекләрне атады.
Коллегиядә шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Г. А. Петухов чыгыш ясады.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.